Хәербигә барган саен
Кырларына күз салам,
Гөрләп үскән игеннәргә
Чын күңелдән сокланам.
Хуҗалыкта елдан-елга
Мул уңыш үстерәләр,
Районда да еш мактыйлар
Нәтиҗәсен күрәләр.
Югары сортлы орлыклар
Арпа, бодай һәм арыш!
Сораучыларга саталар
Алалар яхшы табыш.
Кәбестә белән кишерне
Машиналар сугара,
Меңләгән тонна кәбестә
Белмиләр кая куярга.
Фермада терлекләр саны
Меңнән дә артып киткән.
Ел әйләнешенә җитәрлек
Азыклар әзерләнгән.
Игенчелектәге уңышларга
Күпләрнең көче кергән,
Агрономның керткән өлеше
Шактый гына зур икән!
Кайберәүләр агрономны
Кырның патшасы диләр.
Кушмин Шамилга карата
Тәңгәл килә бу сүзләр!
Иген үстерү серләрен
Ул инде күптән чишкән,
Кайбер яңалыкларга да
Үзеннән өлеш керткән.
Көннәрне төннәргә ялгап
Кырык биш ел буена
Намус белән хезмәт итә
Хәербинең халкына.
Янтыкта туып үссә дә
Язмыш монда китергән,
Хәзер инде чын Хәерби
Кешесенә әйләнгән.
Аның куйган хезмәтләрен
Югары бәяләгәннәр —
Татарстан һәм Россиянең атказанган агрономы
Дигән исем биргәннәр.
Туганнар дус ишләргә дә
Һәрвакыт ул ярдәмче,
Үтенечне кире какмый
Булыша кулыннан килгәнче.
Лаеклы ялда булса да
Ул хезмәтен ташламый,
Кечкенәдән холкы шундый
Бер дә эшсез тора алмый.
Кайчагында Розасы да
Әйтеп куя кисәтеп:
«Саулыгыңны сакла инде
Җитмешкә бит җитәсең.
Бакый дөньяларга күп артистлар
Сәхнәләрдән тели күчәргә.
Синең дәме әллә хыялыңда
Буразнада ятып үләргә».
Елмаеп тыңлап тора да
Сабыр гына ул әйтә:
«Алда эшлисе эшләрем күп,
Үләргә миңа иртә!
Белеп булмый Ходай Газраилне
Минем янга кайчан җибәрер.
Бәлки исемем, куйган хезмәтләрем
Хәербинең язылачак тарихына керер!»