Хокук саклаучыларны хөрмәтләделәр

Хокук саклаучыларны хөрмәтләделәр

Һәр елны 10 ноябрьдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Милиция (полиция) көнен билгеләп үтәләр. Быел бу хезмәтнең оешуына 100 ел булды. Район мәдәният йортында Эчке эшләр хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.

Автор фотосы

Котлаулар, концерт номерлары, бүләкләр тапшыру, ветераннарны хөрмәтләү – боларның барысы тантанада катнашучылар хәтерендә озак сакланыр. Лаеклы ялда булган хезмәткәрләр бер берләре белән елмаеп күрештеләр, хәл-әхвәлләрен сораштылар, милициядә хезмәт иткән вакытларын искә алдылар. Алар әле дә бу бәйрәмне Милиция көне дип атыйлар.

Хокук саклаучыларны хөрмәтләделәр

Полицейскийларга җаваплы һәм мөһим миссия йөкләнгән һәм тәртип сагында торучылар аны уңышлы үтиләр. Хәзерге вакытта полициянең район бүлегендә 128 хезмәткәр эшли, алар Лаеш районында яшәүчеләр иминлеген саклыйлар.

-Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар һәм гаилә бәхете телибез, - сәхнәдән бу теләкләр бер генә яңгырамады. Тәртип сагында торучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Юрий Летучев, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, бүлекнең ветераннар советы рәисе Олег Татьянкин һәм башкалар котлады.

-Хокук саклау органнарының четерекле һәм төгәл эше – гражданнар һәм илебезнең иминлек гарантиясе ул. Безнең полицейскийлар бу бурычны уңышлы үтиләр, - дип билгеләп китте Татьяна Борһанова. - Хезмәтегез өчен без сезгә рәхмәтлебез. Үз тормышыгызны куркыныч астына куеп сез иминлек һәм тәртип тәэмин итәсез. Сезнең барыгызны һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телим!

Хезмәттә уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

Лаеш районы эчке эшләр бүлегендә үз эшләренең осталары эшли. Бу хакта Лаеш эчке эшләр бүлегенә алты ел җитәкчелек иткән полковник Ринат Шәйхетдинов (рәсемдә уртада) әйтте. Хәзер ул “ТАИФ-НК” генераль директорының икътисади иминлек, сак һәм режим буенча урынбасары.

-Бүген тантанага килүемә шатмын, 2005 елда безнең бүлек Россия Федерациясендә иң яхшы дип танылды һәм миңа газ пистолеты бүләк иттеләр, - дип искә төшерә Ринат Исхакович. – Коллектив эшкә сәләтле һәм бердәм иде. Мин монда 11 ел эшләмим инде, әмма элекке коллегаларым мине җылы каршыладылар. Безнең искә алырлык әйберләр шактый.

Хокук саклаучыларны хөрмәтләделәр

Лаеш районының иң яхшы артистлары һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре балалары башкарган концерт номерлары искиткеч булды.

Рәхмәтле тамашачылар аларны алкышлап каршыладылар һәм алкышлап озаттылар, яңадан карау һәм күңелле мизгелләрне кабат искә алу өчен фотога һәм видеога төшерделәр.

Видеосюжетны газета сайтының “Видео” рубрикасыннан, фоторепортажны “Общество” рубрикасыннан карагыз (10.11.2017).

Источник

Следующая новость
Предыдущая новость

Зарабатывай на игровых автоматах — играйте только с лучшими 3G Modem manager v2.2.3 Сборник шрифтов - кириллица + латиница Моя жизнь Magic Music Editor v8.4.1.2198

Последние новости